Баулылар хәрбиләргә гуманитар ярдәм җыя
Төп тема

Баулылар хәрбиләргә гуманитар ярдәм җыя

Баулы районы халкы махсус хәрби операциядәге якташларына булышуларын дәвам итә. Шәһәр һәм авылларда яшәүчеләр сугышчыларга көзге уңыштан өлеш чыгара. Бу игелекле эштән Томбарлы җирлеге халкы да читтә калмаган.

Махсус хәрби операция башланганнан бирле, томбарлылар сугышчыларга төрле яклап ярдәм кулы суза. Күптән түгел Татар Томбарлысы авыл мәдәният йорты, китапханә һәм Томбарлы авыл җирлеге башкарма комитеты хезмәткәрләре, авыл буйлап йөреп, яшелчә җыйганнар. Авыл халкы ярдәме белән, бер тоннадан артык яшелчә тупланган.

Гуманитар йөк өчен яшелчә җыю – Томбарлы җирлегендә ярдәмләшү традицияләренең никадәр көчле булуына бер мисал. Авыл халкы тапшырган һәр капчык бәрәңге, кабак, кишер, суган һәм чөгендер – гади азык-төлек кенә түгел, ә туган йорт җылысы һәм хәрбиләребезне туган якларында көтүләрен һәм аларның исән-сау кайтулары өчен борчылуларын аңлата.

“Сугышчылар язмышына битараф булмаганнары өчен, бердәм һәм ярдәмчел булганнары өчен, авыл халкына Баулы районы администрациясе һәм авыл җирлеге исеменнән зур рәхмәт, – дип уртаклашты Томбарлы авыл җирлеге башлыгы Айгөл Минәҗева. – Бу игелекле эштә катнашкан һәр гаиләгә, һәр хуҗалыкка ихлас рәхмәтемне җиткерәм. Аларның бу игелеге – якташларыбыз өчен ышанычлы тыл. Бердәмлектә – көч, бер-беребезгә ярдәм итеп кенә уртак Җиңүне якынайта алабыз”.

Җыелган яшелчәләрне Баулы шәһәренә гуманитар ярдәм штабына илткәннәр. Тиздән аларны башка ярдәм белән бергә алгы сызыкка илтәчәкләр.

Фото: Томбарлы җирлеге архивы


Нет комментариев