Бөгелмәдә өстенә бетон койма ауган бала һәлак булган
Фаҗига

Бөгелмәдә өстенә бетон койма ауган бала һәлак булган

Бөгелмәдә бүген кечкенә кыз өстенә бетон дивар ауган һәм баланы сытып үтергән. Фаҗига шәһәрнең Сельхозтехника урамындагы 10нчы йорт янында булган.

«Татар-информ»ның чыганагы мәгълүматлары буенча, балалар иске бетон койма янында уйнаган. Койманың бер өлеше кыз бала өстенә ауган. Бала алган җәрәхәтләрдән үлгән.

Агентлык чыганагы белешмәсе буенча, һәлак булган кызга 6-7 яшь булган.

Чыганак: татар-информ


Нет комментариев