Булачак тормыш иптәшеңне әти-әни белән таныштыру күпләр өчен зур сынау булып тора. Чөнки ата-ана өчен үз баласы кадерле хәзинә кебек, аны теләсә кемгә бүләк итәсе килми. Шуңа күрә булачак тормыш иптәшеңнең әти-әнисе белән танышканда аяклар калтырый, уч төпләре тирләп чыга, телләр бәйләнә... Әти-әниләр дә эчке бер дулкынлану кичерә. Ничек кенә булмасын, барыбер танышырга туры килә. Бу вакытта кемнең нинди хисләр кичерүе башка мәсьәлә.