"Минем сөекле җәнлегем" фотосурәтләр конкурсына йомгак ясалды. Призлы урыннарны Баулы шәһәренең 6нчы мәктәбе укытучылары Гүзәл Мохтарова һәм Зилә Тимаева яуладылар.
"Хезмәткә дан" газетасы фотоконкурсны 14 октябрьдә игълан иткән иде. Анда катнашу өчен, газетаның электрон адресына кыскача аңлатма белән үзеңнең йорт җәнлегеңнең фотосурәтен җибәрү шарты куелды. Кайбер фотосурәтләр газетабызда, сайтыбызда һәм...