Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бәйге

Баулыда “Татар сүзе” бәйгесе җиңүчеләре билгеле булды

Баулы шәһәре үзәк китапханәсендә, “Татар сүзе” район бәйгесенә килгән видеоязмаларны карап, нәтиҗә ясаганнар.

Татар әдәби әсәрләрен сәнгатьле сөйләүчеләрнең “Татар сүзе” район бәйгесен район үзәк китапханәсе үткәрде. Аның шартлары буенча, берәр шигырь (поэма) яки прозадан өзек яисә мәсәл укыганны видеога төшереп, видеоязманы 7 апрельгә кадәр bavlykitap@yandex.ru электрон адресына җибәрергә кирәк иде. Яшь ягыннан чикләүләр булмады, видеоның озынлыгы 5 минуттан артмаска тиеш иде.

Баулы үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры урынбасары Фәридә Зыярова “Баулы-информ” редакциясенә хәбәр иткәнчә, бәйгегә барлыгы 70-тән артык видеоязма кергән. Катнашучыларның иң кечкенәсенә нибары яшь ярым булган, ә иң өлкәне – 80 яшьтән өлкәнрәк ханым. Гадәттәгечә, бәйгедә балалар бакчалары һәм мәктәпләр актив катнашкан. Мәктәпкәчә учреждениеләр бәйгегә аеруча зуп җаваплылык белән караган.

“Балалар бакчалары видеоларны, сабыйларны матур итеп киендереп, матур фоннарга бастырып төшергәннәр. Алар, гомумән, бар бәйгегә дә шулай әзерләнә”, – дип сөйләде Фәридә Зыярова.

Жюри әгъзаләре – Баулы үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры урынбасары Фәридә Зыярова, китапханәче Люзия Гәбдрәфыйкова, “Ак калфак” татар хатын-кызлары Баулы оешмасы җитәкчесе Римма Яруллина җиңүчеләрне дүрт яшь категориясендә ике номинациядә билгеләгән.

“Проза” номинациясендә 1нче урын алучылар:

7-10 яшьлекләр арасында – Әдилә Хәмидуллина (Кызылъяр мәктәбе)

11-17 яшьлекләр арасында – Альмир Әхмәтҗанов

“Поэзия” номинациясендә 1нче урын алучылар:

6 яшькә кадәрге балалар арасында – Әмирхан Хәбибуллин (“Рябинка” балалар бакчасы) һәм  Камил Букреев (“Виктория” балалар бакчасы)

7-10 яшьлекләр арасында – Әминә Кәбирова (Кызылъяр мәктәбе) һәм Ислам Гыйбадуллин (Кызылъяр мәктәбе)

11-17 яшьлекләр арасында – Лиана Гыйззәтуллина (Кандыз мәктәбе)

18 яшьтән өлкәнрәк бәйгечеләр арасында – Лениза Гәрәева һәм Гөлназ Нуретдинова

“Иҗади гаилә” номинациясендә 1нче урын алучылар:

10 яшькә кадәрге балалар арасында – Диана һәм Анжелика Назаровалар.

Җиңүчеләрне 26 апрельдә шигърият бәйрәмендә бүләкләү күздә тотыла.

ФОТО: БАУЛЫ ҮЗӘК КИТАПХАНӘСЕ АРХИВЫ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев