Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Терлеккә азык каян табарга: Баулының Александровка авылы халкы печән җирләрен бүлешә

Александровка авыл җирлегендә дүрт крестьян- фермерлык хуҗалыгы эшләп килә, алар – “Вәлиев”, “Дехканов Т.К”, “Тимурбаевлар”, “Мөхәммәтшина” хуҗалыклары.

 Шәхси ярдәмче хуҗалыклар да җитәрлек. Халык телендә “Дымка” дип аталган җирдә, елга үзәнендә, электән печән җире бүленеп бирелә торган булган. Быел исә, кем беренче өлгергән, шул печәнгә төшкән. Авыл халкын борчыган мәсьәләне чишәргә Баулы районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Талипов, терлекчелек буенча консультант Марат Билалов, җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы җитәкчесе Алина Михайлова да барды.

Белгечләр сүзләренә караганда, быел, яңгырлар аз булу сәбәпле, печән алдагы елларга караганда 5-6 тапкырга кимрәк. Шәхси хуҗалыкларны, фермерлык хуҗалыкларын быел терлек азыгы әзерләү проблемасы борчуга сала.

Александровка авыл җирлегендә барлыгы 230га  якын эре терлек бар, шуларның 130га якыны – савым сыерлары, тагын 500 сарык һәм 200 баш кәҗә исәпләнә. Шәхси хуҗалыкларда гына да 70тән артык савым сыеры бар. Александровка авылында яшәүче Надежда Гарскова әйтүенчә, эшләр болай барса, саламга һәм “Дымка”дагы печәнгә генә ышанырга кала. Моңа кадәр өчәр сыер тотса да, бүгенге көндә ул үз хуҗалыгында бер сыер асрый, дуңгызлары, кош- кортлары бар.

– “Дымка”ны, мал санына карап, тиешенчә бүлергә кирәк, – ди ул. – Шәхси ярдәмче хуҗалыкларны да калдырырга ярамый. Бу мәсьәләне июнь аенда ук хәл итәргә кирәк иде, корылык булганны һәркем күреп торды. Безнең урамда гына да 5-6 сыер тоткан кешеләр бар. Шуңа да печән, фермерларга гына түгел, безгә дә кирәк. Бүгенгесе көнгә беркемнең дә бер генә дә рулон печәне юк әлегә. Ашатырга юк дип, терлекләрне пычак астына тыгасы килми. Һәркемгә печән кирәк, һәр кешенең яшисе килә.

Авыл халкы “Дымка” җиренә бәйләнгән дисәң дә була. Быел печән күләме бик күп булмаса да, биредә техника белән чабып, тюкка салу җайлырак, ди авыл халкы.

– Печәнне бар җирдән эзләп карарга кирәк, урман буйларында, чокырларда булырга мөмкин, – ди авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Талипов. – Саламны “Исламгалиев” хуҗалыгыннан алу өмете бар. Самара өлкәсеннән дә тәкъдим иттеләр.

Авыл халкы сүзләренә караганда, печәнне сату өчен чапкан кешеләр дә бар.

Фермерлар терлек санын киметә алмауларын әйтеп үттеләр. Кышкылыкка терлек азыгы әзерләү быелгы аеруча кискен тора.

Тулырак бүген Баулы телевидениесе эфирында карый һәм “Хезмәткә дан” газетасы битләрендә укый аласыз.

Айгөл Хөсәенова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #Славатруду #Бавлыинформ