Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Татарстанның 32 районы язгы чәчүгә кереште

Барлык муниципаль районнар белән видеоконференция элемтәсе режимындагы киңәшмәне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде.

Татарстанның 32 районында язгы культуралар чәчәргә керештеләр. Эшләр 128 мең гектар мәйданда башкарылган инде, бу пландагы күрсәткечнең 7 проценты дигән сүз.

Күләм узган елгы дәрәҗәдә калачак һәм 2,8 миллион гектар тәшкил итәчәк. Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков ТР Хөкүмәте йортында узган шимбә киңәшмәсендә шулай дип белдерде.

Быел язгы культуралар 1,8 миллион гектар мәйданда (шуның 1,1 миллион гектары – бөртекле һәм кузаклы культуралар, 344 мең гектары — техник культуралар, 370 мең гектары – азык культуралары) чәчеләчәк.

Бөртеклеләрнең 70 проценттан артыгы чәчүне һәм ягулык-майлау материаллары сарыф ителү нормасын контрольдә тотучы система белән җиһазландырылган комплекслар ярдәмендә чәчелә. Республикада 720 берәмлек шундый комплекс бар.

Докладчы сүзләренчә, чәчүлек мәйданнарының 79 проценты (780 мең гектар) инде тукландырылган, шуның 502 мең гектарын – уҗым культуралары, 278 меңен күпьеллык үләннәр тәшкил итә.

Зәй районында уҗым культураларын һәм күпьеллык үләннәрне тукландыру тулысынча тәмамланган. Нурлат, Алексеевск, Тукай, Баулы һәм Минзәлә районнары да күпьеллык үләннәрне тукландыруны вакытында башкарган.

Сарман, Тәтеш, Азнакай һәм Түбән Кама районнары уҗым культуралары биләгән мәйданнарга ашлама кертүне төгәлләгән, Чирмешән һәм Тукай районнары да алардан калышмый.

Бүгенге көндә республика кырларында 1 миллион 515 мең гектарда дым каплатылган, бу пландагы күрсәткечнең 48 проценты дигән сүз. Бу эштә Тәтеш, Тукай, Нурлат, Зәй, Алексеевск һәм Чирмешән районнары әйдәп бара.

Барлык муниципаль районнар белән видеоконференция элемтәсе режимындагы киңәшмәне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Чарада ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев