Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Татарстанда уҗымнар белән бәйле хәл аркасында гадәттән тыш хәл режимы кертелде

Гадәттән тыш хәл режимы кертелгән районнар арасында Баулы районы да бар.

(Казан, 3 май, “Татар-информ”). Татарстанда уҗым культуралары белән бәйле вазгыять аркасында гадәттән тыш хәл режимы кертелде. Әлеге карарны 2 майда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов имзалады.

Гадәттән тыш хәл федераль һәм республика законнары нигезендә “начар һава шартлары аркасында, авыл хуҗалыгының уҗым культуралары юкка чыгу нәтиҗәсендә, азык-төлек иминлегенә куркыныч янауны кисәтү максатларында” кертелә.

Бу режим республиканың 43 районында кертелде. Исемлектә Баулы районы да барhttp://president.tatarstan.ru/file/laws/laws/laws_247021.pdf

Район башлыклары һәм Татарстанның Авыл хуҗалыгы министрлыгы биш көн эчендә гадәттән тыш хәл нәтиҗәләрен җиңеп чыгу буенча чаралар планы эшләргә тиеш.

  • Татарстанда 120 мең гектрада уҗым культуралары һәлак булган. Уҗым чәчүлекләренең яртысыннан артыгына җитди зыян килгән. Әлеге зыян 1,5 млрд сумны тәшкил итә.
  • Баулы районында уҗымнарга зыян килүе хакында хәбәр иткән идекhttp://bavly-tat.ru/news/k%D3%A9n-temasyi/bauly-rayonynda-uym-kulturalary-zyyan-krgn

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев