Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Татарстанда тәүлегенә 85 мең тоннага якын ашлык суктырыла

Республикада тулаем алганда 1 миллион тоннадан артык ашлык җыеп алынган.

Татарстанда тәүлегенә 85 мең тоннага якын ашлык суктырыла. ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров социаль әһәмияткә ия авыл хуҗалыгы продукциясе һәм азык-төлеккә бәйле вазгыятьне мониторинглау буенча оператив штаб утырышында шулай дип белдерде.

«Татарстанда барлык районнарда урып-җыю эшләренә керештеләр, – диде Җәббаров. – Бүгенге көндә республикада игеннәр 253 мең гектарда җыеп алынган, бу планның 17 проценты дигән сүз. 1 миллион тоннадан артык ашлык суктырылган, уңыш гектарыннан уртача 40,6 центнер тәшкил итә».

Аның сүзләренчә, Татарстанда тулаем алганда 1,5 миллион гектар мәйданда – бөртекле һәм кузаклы культуралар, 230 мең гектарда майлы культуралар (рапс һәм көнбагыш) җыеп аласы бар. Игеннәрне урып-җыюда 3,5 мең комбайн катнаша.

Россия авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев урып-җыю эшләре 55 субъектта алып барылуын искәртте. «Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгында сезонлы кыр эшләренең оешкан төстә узачагына һәм уңышка бәйле барлык фаразларның да үтәләчәгенә өметләнәләр», — диде ул.

Бүгенге көндә Россиядә 63 миллион тоннадан артык ашлык җыеп алынган. Урып-җыю эшләренең темплары һәм уртача уңышның күләме узган елгы дәрәҗәдән артыграк.


Фото: pixabay.com

Чыганак:  https://tatar-inform.tatar/news/agriculture/06-08-2020/marat-bbarov-tatarstanda-t-legen-85-me-tonnaga-yakyn-ashlyk-suktyryla-5761646

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X