Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Татарстанда авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә кыр эшләре өчен ташламалы кредит бирәләр

Бер заемчы 1 млрд сумга кадәр кредит алу мөмкинлеге бар. Шикәр чөгендере эшкәртү һәм кошчылык белән шөгыльләнүче оешмаларга 1,5 млрд сумга кадәр кредит бирелә.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы язгы кыр эшләре чорында агросәнәгать комплексын кредитлау өлкәсендә оператив мониторинг алып бара. 2021 елга ташламалы кыска сроклы кредит субсидияләренең лимиты 689,6 млн. сум тәшкил итә.

Министрлык хәбәр иткәнчә, субсидияләр түбәндәге юнәлешләр буенча каралган:

    кече хуҗалыкларга — 138 млн сум;

    үсемлекчелеккә — 278,1 млн сум;

    терлекчелеккә — 97,9 млн сум;

    сөт терлекчелегенә — 122,8 млн сум;

    продукция эшкәртүгә — 52,8 млн сум.

2021 елга бер заемчыга кредит бирү лимитының иң чик күләме — 1 млрд сумнан артык түгел, шикәр чөгендере эшкәртү һәм кошчылык белән шөгыльләнүче оешмаларга 1,5 млрд сумнан артык булмаган күләмдә.

3 июньгә вәкаләтле банкларга 252 хуҗалык 15,9 млрд сумга заявка биргән, шул исәптән 2,3 млрд сумга — 164 кече хуҗалык, шулардан: сезонлы кыр эшләренә — 7,8 млрд сумга 151 гариза, шул исәптән 1,6 млрд сумга 98 гариза кече хуҗалыклардан.

Россельхозбанк кече һәм урта бизнес өчен 4,9 млрд сумга 72 заявка алган, шул исәптән кече һәм урта бизнеска 1,1 млрд сумга 49 заявка; Саклык банкы 993,3 млн сумга 63 заявка алган, шул исәптән кече һәм урта эшкуарлыкка — 409,7 млн сумга 47 заявка; Ак Барс банк 307,6 млн сумга 7 заявка алган, шул исәптән кече һәм урта эшкуарлыкка — 17 млн сумга 2 заявка; ВТБ 1 млрд сумга 9 заявка алган.

«Без сезонлы эшләрне вакытында башкарып чыгу өчен максималь көч куябыз. Кредит ярдәме авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә кыр эшләренең технологик ягын яхшыртырга һәм уңышны арттырырга мөмкинлек бирә», — дип билгеләп үтте Татарстан Премьер-министры урынбасары — Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров.

Фото: pixabay.com

Чыганак:  https://tatar-inform.tatar/news/agriculture/09-06-2021/tatarstanda-avyl-hu-alygy-iteshter-chel-ren-kyr-eshl-re-chen-tashlamaly-kredit-bir-l-r-5826288

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев