Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Татарстан аграрийлары ТИПКАда үз квалификацияләрен күтәрә алалар

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы шуны хәбәр итә, 2020 елның 3-5 мартында “Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты” («ТИПКА») өстәмә һөнәри белем бирү учреждениесендә «Органик авыл хуҗалыгы» программасы буенча квалификация күтәрү курсы узачак.

Агрономнар, зоотехниклар, авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре һәм фермер хуҗалыклары башлыклары минераль ашламалар һәм химик чаралар кулланмыйча үстерелә торган яңа органик продукция юнәлешенә карата зур кызыксыну белдерәләр.

Шуны искәртәбез, 2020 елның 1 гыйнварыннан органик продукция җитештерүгә дәүләт ярдәмен регламентлаштыручы «Органик продукция һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында” 2018 елның 3 августындагы 280-ФЗ номерлы Россия Федерациясе законы үз көченә керде.

Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров болай диде: «Органик авыл хуҗалыгы – ул перспектив юнәлеш һәм авыл хуҗалыгы продукциясенең керем китерүен, конкуренциягә сәләтен арттырачак, ул экспорт өчен яңа канал булачак».

Уку кысаларында органик игенчелек һәм терлекчелек темасына түгәрәк өстәлләр уздыру планлаштырыла. Укырга килүчеләр органик авыл хуҗалыгының инновацион-цифрлы технологияләрен, Россиядә һәм чит илдә органик җитештерүне сертификацияләүне, органик чималаны эшкәртү технологияләрен, калдыксыз технологияләрне өйрәнәчәкләр. Катнашучылар шулай ук үсемлекчелек һәм терлекчелек продукциясен җитештерүгә күчүнең план-графигын эшләү һәм яклау курсын узачаклар.

«АПК өчен заманча алымнар компетентлы кадрлар, үз эшенең осталары булуны таләп итә. Татарстанның  агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты мондый игелекле миссия белән ярты гасырдан артык шөгыльләнә инде. Россиядә һәр унынчы белемен күтәргән белгеч «ТИПКА» курсларын узган, – диде Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты ректоры Николай Титов.

Институтта төп өстенлек – һәр тыңлаучыга индивидуаль алым булу, дәресләрнең мавыктыргыч булуы, алдынгы практикаларны һәм дөнья тәҗрибәсен өйрәнү, танылган галимнәрнең, югары дәрәҗәле профессионал-практикларның чыгыш ясавы.

Институтта бөтен уңайлыклары белән кунакханә, төрле милли кухня ризыклары белән кафе-ашханә, машиналар өчен тукталу урыны бар.

Белешмәләр өчен телефон: 277-81-67, электрон адрес: tipkia@mail.ru, tipka_umo@mail.ru.

Чыганак: http://agro.tatarstan.ru/tat/index.htm/news/1696278.htm

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев