Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Ташламалы авыл ипотекасы программасын тормышка ашыру өчен өстәмә рәвештә 500 млн. сум акча бүлеп бирелгән

Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы ташламалы авыл ипотекасы программасын гамәлгә ашыруга өстәмә рәвештә 500 млн. сум акча бүлеп бирде.

Программа «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасының төп инструментларыннан берсе булып тора. 2020 елда әлеге механизмны гамәлгә ашыру өчен 1 млрд. сум бүлеп бирелгән иде. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белешмәләренә караганда, хәзерге вакытта Россия Федерациясенең 80 төбәгендә 16 меңнән артык заемчы ташламалы ипотекадан файдаланган, шулардан 842 - Татарстанда. Россия буенча бирелгән кредитлар күләме 32 млрд. сум тәшкил итә, шулардан 1 млрд.857 млн – Татарстан буенча. Өстәмә финанслау эшне дәвам итәргә һәм 20 меңнән артык гаиләгә өстәмә рәвештә торак шартларын яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк.

Программа илнең барлык төбәкләрендә дә зур популярлык алды - ул авыл территориясендә әзер торак сатып алырга яки яңа торак төзергә теләгән кешеләр өчен еллык 3%ка кадәр ставка белән кредит бирүнең моңарчы күрелмәгән шартларын күздә тота. Беренчеләрдән булып мондый кредитны Россельхозбанк бирә башлады. Бүгенге көндә программада катнашучы кредит оешмаларының тулы исемлегендә 9 банк бар.

«Ташламалы авыл ипотекасы механизмы гражданнарның тормыш сыйфатын, аның уңайлылыгын яхшыртуга гына түгел, ә төзелеш секторын үстерүгә, шулай ук авыл территорияләрендә бизнес үсешен активлаштыруга да ярдәм итә, чөнки программа квалификацияле белгечләрне урыннарда калдырырга мөмкинлек бирәчәк», - дип билгеләп үтте авыл хуҗалыгы министры урынбасары Оксана Лут.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белешмәләренә караганда, авыл ипотекасына ихтыяҗ зур булуын исәпкә алып, Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы әлеге механизмны алга таба үстерү өчен финанслау суммасын арттыру мәсьәләсен карый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев