Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Шәхси ярдәмче хуҗалыкларга дәүләт ярдәме күләме арта

Татарстанда берничә юнәлештәге чыгымнар буенча субсидияләр билгеләнәчәк.

Татарстанда шәхси ярдәмче хуҗалыклар өчен бирелә торган дәүләт ярдәменең күләме артачак. Татарстан Дәүләт Советы шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерүгә акчалата ярдәмне арттыру турындагы закон проектын өченче укылышта кабул итте.

«ТР территориясендә шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерүгә дәүләт ярдәме турында» ТР закон проектының 7нче маддәсенә үзгәрешләр кертү турында» закон проектын экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты урынбасары Ринат Гайзатуллин тәкъдим итте. Аның нигезендә, чыгымнарның бер өлешен субсидияләр бүлеп бирү аша каплау ниятләнә.

Яңа закон буенча, шәхси ярдәмче хуҗалыклары булган гражданнарга субсидияләр түбәндәге чыгымнар өчен билгеләнәчәк:

сөтчелек юнәлешендәге мини-фермалар төзү;

теплицалар төзелеше;

токымлы таналар алу;

нәселле кәҗәләр сатып алу;

яшь кошлар (каз, үрдәк, күркә, бройлер чебиләр) сатып алу;

сыерларны ясалма орлыкландыру буенча хезмәтләр;

өч яшьтән узган бияләр тоту;

сыерларга хезмәт күрсәтү буенча ветеринария профилактика чаралары үткәрү;

яшелчәлек өчен орлык, үсентеләр, үсемлекләрне саклау чаралары сатып алу;

җиләк-җимеш культуралары үсентеләре сатып алу.

Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Таһир Һадиев теплицалар төзелеше һәм үсентеләр сатып алуга субсидияләр беренче укылышта кертелмәгәнен искәртте. «Республика билгеле бер динамика белән эшли. Ел дәвамында бюджет тулылана, шуңа күрә бу юнәлешләргә дә бюджеттан ярдәм күрсәтелүе өчен тырышачакбыз. Күләмен Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән килештерергә кирәк», - диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Гөлнар Гарифуллина

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/10/18/173679/

Фото http://agroconsul.tomsk.ru/upload/iblock/90d/n3.jpg

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X