Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Салих авылында зарланмыйча, алга карап яшиләр

Авылларда тырыш, уңган гаиләләр байтак. Шундыйларның берсе Салих авылында яшәүче Вәлитовлар гаиләсе. Алар үз тырышлыклары белән, терлек асрап, авырлыкларга зарланмыйча, көн күрәләр.

Гаилә башлыгы Марат Вәлитов Салих авылында туып-үскән, бүгенге көндә туган нигезендә тормыш иптәше Рәмзия ханым белән гомер итә.

“Үземне белгәннән бирле мал асрап яшибез. Кечкенә вакытта әти-әниләргә булышып, эшкә өйрәнеп үстек. Инде күп еллар үзебез мөгезле эре терлек тотабыз, – дип уртаклашты гаилә башлыгы. – Бүгенге көндә сигез сыерыбыз бар, берничә тана, үгезләр, сарыклар асрыйбыз. Бөтен эшне тормыш иптәшем Рәмзия һәм балалар белән бергә эшлибез”.

Марат һәм Рәмзия Вәлитовлар 33 ел бергә, алар өч ул тәрбияләп үстергәннәр. Олы уллары Илмир гаиләсе белән Әлмәттә яши. Уртанчысы, Илсур, вахта белән Себер якларында эшли, бер ай эшләп кайтканнан соң, бер ай әтисе-әнисе янында тора. Марат абый белән сөйләшеп торган арада ул үзе дә сарай эченнән килеп чыкты.

“Өйдә торганда әти белән мал карыйм шулай. Эшләсәң, тырышсаң, авылда яшәп була, – диде ул. – Әнине Әлмәткә абыйларга кунакка җибәрдек әле, бераз ял итеп кайтсын. Әлегә сыерлар саву минем өстә”.

Узган елда Вәлитовлар гаиләсе 500 мең сумга пресс-подборщик алуга ирешкән. Кул белән җыю түгел инде, эш җиңеләйде, ди йорт хуҗасы. Малларны кышлату өчен 250дән артык түк печән әзерләп куйган ул.

Уңган гаилә турында тулырак “Хезмәткә дан” газетасының киләсе санында укыгыз!

 

Ләйсән ГАЛИМОВА

Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев