Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

“Кызылъяр хуҗалыгында уҗымнарны тукландыралар

“Кызылъяр” хуҗалыгы басуларының яшелләнеп килүе ерактан ук күзгә ташланды. Уҗымнар “йокыдан уянган”. Игенчеләр аларны өстәмә тукландыруга керешкән.

– Бүгенге көндә уҗымнарның халәте яхшы, – ди Наил Галиуллин. – Әле җир салкынча. Дым бик әйбәт күренеп тора. Минераль ашлама тиз арада дым белән бергә үсемлекләргә керә. Алар ныгып, яшәреп китәрләр.

Белгеч ике-өч көн элек кенә уҗымнарның төсе саргылт булганлыгын, хәзерге көндә инде яшәреп, матурланып киткәннәрен билгеләп үтте.

“Кызылъяр” хуҗалыгы җитәкчесе Илдар Фәтхетдинов сүзләренчә хуҗалыкта өч мең гектарга якын җирне эшкәртеп чәчәсе бар.

– Шуларның 500 гектары уҗым культуралары, калганнарына бодай, арпа, солы, күпьеллык үләннәр чәчәрбез дип уйлыйбыз, – ди җитәкче.

«Кызылъяр” хуҗалыгында орлыкларны комплекслы әзерләү бара. 250 тоннадан артык бодай орлыгы эшкәртелгән инде.

Тулырак Баулы телевидениесе эфирында карый һәм “Хезмәткә дан” газетасы битләрендә укый аласыз.

Айгөл Хөсәенова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев