Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Игенчеләргә киңәшләр: урып-җыю барышында ничек итеп янгын чыгармаска?

Татарстанда урып-җыю эшләре бар куәткә бара. Бу чорда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләсе аеруча актуаль. Бүгенге көндә бөртекле культуралар чәчелгән кырларда янгын чыгу иң җитди һәм куркыныч проблема булып санала, чөнки салам һәм бөртеклеләр күбәсе - җиңел кабынып китә торган масса.

Чәчүлекләрне саклау мәсьәләсе Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының аерым контролендә тора. Бөртеклеләрне урып-җыю чорында янгыннарга юл куймас өчен Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе күрсәтмәләрен үтәргә кирәк. Иген  башаклары өлгерер алдыннан кырларның автомобиль һәм тимер юллар кырыендагы урыннары  чабылган һәм 4 метрдан да ким булмаган киңлектә полоса ясап сукаланган булырга тиеш. Бер очракта да камыл яндыруга юл куймаска кирәк.

 Урып-җыю техникасы, агрегатлар һәм автомобильләр төзек хәлдә файдаланылырга тиеш. Ашлык җыю агрегатлары беренчел янгын сүндерү чаралары белән комплектлана (комбайннар һәм тракторларда – ике янгынсүндергеч, ике штык көрәге, ике себерке; автомобильләрдә – янгынсүндергеч һәм штык көрәге). Комбайннарда  токны җиргә җибәрү җайланмалары белән җиһазландырылырга тиеш.

 Агросәнәгать комплексы объектлары - ындыр табаклары, трактор станнары, ягулык-майлау материалларын саклау урыннары, складлар, контора биналары – янгынга каршы нормалар һәм кагыйдәләр таләпләренә туры китереп, кирәкле күләмдә су белән тәэмин ителгән булырга тиеш. Янгын гидрантларын һәм сулыкларны тиешле хәлдә тотарга кирәк.

25 гектардан артык мәйданда иген җыела торган очракта, янгын чыгу очрагына яну зонасын сукалау өчен сабанлы трактор даими әзерлектә булырга тиеш. Янгын сүндерү өчен җайлаштырылган техниканың кизүдә торуын тәэмин итәргә. ДНД кизүен оештырырга һәм техника өчен кирәк кадәр ягулык запасы булдырырга  кирәк. 

 Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы шуны искәртә, авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре янгыннарны булдырмас өчен янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәргә тиеш. Коры һәм эссе һава шартларында ут белән саксыз эш итү - ташланган тәмәке төпчеге, балалар шуклыгы, авыл хуҗалыгы машиналарыннан очкын чыгу – янгын чыгарырга һәм алтын ашлыкны  кара көлгә әйләндерергә мөмкин. Кырда ут чыкса, мораль һәм матди югалтулар бик зур булырга мөмкин, шуңа күрә уңышны саклап калу – игенчеләр өчен генә түгел, безнең һәрберебез өчен иң мөһим бурыч.

Янгын чыккан очракта, 01, 101 яки 112 номерлары буенча кичекмәстән коткару хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.


Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X