Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Чәчү кампаниясенең нәтиҗәләрен тикшерделәр

Коронавирус аркасында күп кенә планнар үзгәреш кичерде, традициягә кергән кайбер бйәрәмнәрне күчерергә яки бөтенләй үткәрмәскә туры килә. Быел игенчеләрне хөрмәтли торган Сабан туе да шул сәбәпле булмаячак. Тик, шуңа да карамастан, район кырларын карап чыгу оештырылды. Аның максаты – чәчү кампаниясе нәтиҗәләре буенча иң яхшы хуҗалыкларны ачыклау.

Барлык авыл хуҗалыгы берләшмәләре, авыл җирлекләре җитәкчеләре, иртән-иртүк җыелып, район башлыгы Рамил Гатиятуллин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Фәрит Кыямов белән кырларны карап чыктылар. Чәчү кампаниясендә кайсы хуҗалыкның ничек эшләгәнлеген инде хәзер үк кырларның торышына карап бәяләргә була. Кырларны караганда, һәр хуҗалык җитәкчесе, күршеләренең эшенә бәя биреп, аларның эшен үзенеке белән чагыштыра ала. Игенчелек технологиясен һәм җитештерү культурасын үтәү – игътибар үзәгендә.

Кырларны карап чыкканнан соң, нәтиҗәләр чыгарылган. Иң күп баллны “Исламгалиевлар” крестьян-фермерлык хуҗалыгы җыйган, хуҗалык җитәкчесе Вахит Исламгалиевка “Игенчелектә югары уңышларга ирешкән өчен” кубогы тапшырылган. Икенче урынга – “Николашкино”, өченчегә “Бәкер” хуҗалыгы лаек дип табылган.

Фото: Яшьләр дөньясы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев