Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Белгечләр газ ягулыгында эшләүче техникадан авыл хезмәтчәннәре отачагын әйтә

Сыекландырылган табигый газ кертелсә, бу ягулыкка массакүләм төстә күчеш фаразлана.

(Казан, 1 февраль, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Газ ягулыгында эшләүче авыл хуҗалыгы техникасына күчүдән авыл хезмәтчәннәре отачак. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгында узган матбугат конференциясендә “Газпром газ мотор ягулыгы” ҖЧҖ Казандагы филиалы директоры Булат Газизуллин әйтте.

Аның сүзләренчә, табигый газ икътисади нәтиҗәлелеге ягыннан кызыксындыра. “Авыл хуҗалыгы техникасының спецификасы бар. Табигый газга күчү өчен, инфраструктура булдыру һәм табигый газны сыек хәлдә алу турында сүз алып барырга кирәк. Шул вакытта без аны кулланучысына җиткерә алачакбыз”, - ди белгеч.

Булат Газизуллин әйтүенчә, табигый газ бүген, беренче чиратта, берәр йөк, әйтик, ашлык ташуда кулланыла торган авыл хуҗалыгы техникасында кулланыла. “Ак Барс МТК ашлык ташу автомобильләре Яшел Үзән, Буа маршрутлары буенча йөри. “Майский” совхозы барлык техникасын табигый газга күчергән. Алар совет чорыннан ук шушы техника белән таныш”, - ди ул.

Булат Газизуллин фикеренчә, сыекландырылган табигый газ кертелсә, бу ягулыкка массакүләм төстә күчеш булырга тиеш.

Матбугат конференциясендә газ ягулыгы дизель ягулыгына караганда ике тапкыр арзанга төшүе дә билгеләп үтелде. Ә Менделеевск районында газ салып эшләүче комбайннарны сынау барышында, газга бәя хәтта өч мәртәбә арзанрак булуы ачыкланган.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/02/01/179979/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X