Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Баулылы «Һөнәре буенча иң яхшы» республика конкурсы призеры булды

22-23 ноябрьдә Казанда АПКсының яшь хезмәткәрләре арасында “Һөнәре буенча иң яхшы” һөнәри осталык конкурсы узды. Конкурс “Авыл яшьләре” программасын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы һәм Татарстан Республикасының аграр яшьләр берләшмәсе белән берлектә уздырылды.

2019 елда  конкурс шартларының кырыслануына  да  карамастан,  катнашучылар  саны  узган  елдан кимрәк  булмады һәм   анда  катнашуга  360тан артык  гариза  бирелгән иде.   Агросәнәгать комплексында  белгечләр  иң кыйммәтле  кадрлар    булып  санала,  ә  “Һөнәре буенча иң яхшы” һөнәри осталык конкурсы алар  арасыннан  иң  талантлыларын  ачыкларга  ярдәм  итә.   

Конкурста  катнашучылар 9 номинация  буенча ярыштылар:     «Иң яхшы агроном», «Иң яхшы бухгалтер-икътисадчы», «Иң яхшы  механизатор», «Иң яхшы  ветеринария табибы», “Иң яхшы инженер-механик”, «Машина белән сыер саву буенча  иң  яхшы  оператор», «Иң яхшы зоотехник»,   «Терлек  үрчетү  буенча  иң яхшы технолог»,     «Иң яхшы терлекче-бозау караучы». Быел   конкурс аграр  белгечлек  буенча  укучы  студентлар  өчен  дә  үткәрелде.  

Конкурс    көне  ике өлешкә  бүленде:   берсе  Казанның Аграр  университеты    һәм  Ветеринария  академиясе   базаларында үтте.  Беренче  этапта     теория  буенча белемнәр  тикшерелде. Катнашучылар  тиешле  юнәлешләр буенча  тест  сорауларына  җаваплар  бирделәр.  Икенче  өлештә яшь хезмәткәрләр  һәм  студентлар үзләренең  һөнәри  осталыкларын  практикада  күрсәттеләр: аларга  хайванга  дөрес диагноз куярга, аның  авыруы  турында  сөйләргә һәм  беренчел  ветеринария  ярдәмен  күрсәтергә,   шулай  ук   әйләндерү  техникасын дөрес  итеп һәм тиз  җыярга, саву  аппаратын  көйләргә һәм башкаларны  эшләргә зур  осталык  һәм белем таләп  ителә  иде.  Әмма  катнашучылар, үзләренең  һөнәри  осталыгын  күрсәтеп  кенә калмыйча, хезмәттәшләре  белән  тәҗрибә  алмаштылар һәм  яңа  күнекмәләр һәм белем  дә туплый  алдылар. 

 23 ноябрьдә  Игенчеләр сараенда  катнашучыларны  бүләкләү  тантанасы  узды.  Чарада  Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрының  беренче  урынбасары   Наил Залаков катнашты. Ул  катнашучыларны  котлап,  авылда  яшьләргә ярдәм  чаралары  турында  да  сөйләде.     «Безнең Министрлыкның  өстенлекле  бурычларыннан  берсе  - авыл  хуҗалыгы  өлкәсенә  яшь кадрларны  җәлеп итү, яшь белгечләргә  ярдәм  итү, аларны  эшкә  урнаштыру.    2019 елда   76 белгеч,  укуларын тәмамлаганнан  соң, авылга  кайтып,  хуҗалыкларга  урнаштылар.    Ел ахырына  кадәр  аларга - югары  уку йортын  тәмамлаучыларга   -  300 мең  сум  күләмендә һәм урта  һөнәри белем  бирү    учреждениесен  тәмамлаучыларга  150 мең  сум  күләмендә  “подъемный”, шулай  ук  хезмәт хакына   ай  саен    7500 сум  күләмендә  өстәмә  түләнә.  Бүген  112 студент максатчан  шартнамәләр  нигезендә  белем алалар.  Бу  студентлар  югары  уку йортында  укысалар    хуҗалыклар  10 мең сум   стипендия  түлиләр, ә урта  махсус уку йортында  укучы  студентларга    6 мең сум  түлиләр.    Әлеге  конкурсны  уздыру  да  авыл  хуҗалыгы тармагы  хезмәткәрләренә ярдәм  чараларының  берсе  булып  тора», - дип билгеләп  үтте  министрның  беренче  урынбасары.

Конкурс йомгаклары  буенча  «Иң яхшы  ветеринария табибы»   номинациясендә түбәндәгеләр  җиңүчеләр  булды:  

3  урын - Якимкин Андрей Евгеньевич, Яңа  Чишмә муниципаль районы   

2  урын - Габделхаков Булат Фоа улы, Балтач   МР

1  урын – Мирзагаләмов Нияз Резван улы, Саба  МР

 

«Иң яхшы инженер-механик»:

3  урын -  Латыйпов Айдар Васил улы, Минзәлә  МР

2  урын-  Билалов Адель Альберт  улы,  Саба  МР

1  урын -  Зарипов Рөстәм Раушан улы, Балтач  МР

 

«Иң яхшы  агроном»:

3  урын – Шәрәфиев Рөстәм Нурислам улы,  Саба МР,

2  урын - Бадулин Сергей Сергеевич, Бөгелмә   МР,

1  урын -  Мөхәммәдиев Рөстәм Харис улы, Арча  МР

 

«Иң яхшы  механизатор»:

3  урын - Фәйзуллин  Раил  Гали улы, Нурлат  МР

2  урын - Вәлирахманов Әлмир Әсгать улы, Лениногорск МР

1  урын - Газизов Динар Минтимер  улы,  Саба  МР
 

«Машина белән сыер саву буенча  иң  яхшы  оператор»:

3  урын - Гыйльметдинова Айгөл Рәхимулла  кызы, Кукмара  МР

2  урын - Бухарова Любовь Николаевна, Кайбыч МР

1  урын - Федотова Анна Сергеевна, Балтач  МР 

 

«Иң яхшы  терлекче-бозау  караучы»:

3  урын - Сердюкова Тамара Вячеславовна, Балтач  МР

2  урын - Мортазина Наталия Валерьевна, Баулы МР

1  урын -Шәйнурова Айназ Рафаэль  кызы,  Саба  МР

 

«Терлек  үрчетү  буенча  иң яхшы технолог»:

3  урын - Хәйриев Айрат Фәнис, Мамадыш  МР

2  урын - Гарәпшин Булат Марат улы, Арча  МР

1  урын - Вахитов Марат Ринат улы, Мөслим  МР


«Иң яхшы зоотехник»:

3  урын -  Такиев Фардүс  Фәргать улы, Балтач  МР

2  урын - Фәхретдинова Айсылу Рафаил кызы, Арча  МР

1  урын -  Мусин Рәмис Рамил  улы, Аксубай МР


«Иң яхшы  механизатор»:

3  урын - Фәйзуллин  Раил  Гали улы, Нурлат МР

2  урын - Вәлирахманов Әлмир Әсгать улы, Лениногорск  МР

1  урын - Газизов Динар Минтимер улы,  Саба  МР

 

"Иң яхшы бухгалтер-икътисадчы":

3  урын - Гомәров Шамил  Ринат  улы, Балтач  МР

2  урын - Зыятдинова Лира Ислам кызы, Буа МР

1  урын - Фадеева Екатерина Юрьевна, Лаеш  МР 

 

Аграр белгечлек буенча  студентлар арасында  конкурста  җиңүчеләр түбәндәгеләр:  

 «Иң яхшы  агроном»  номинациясендә:


3  урын - Нәҗипов Җәлил Газинур  улы

2  урын -  Астафьева Ольга Алексеевна,

1  урын -  Җиһаншин Андрей Алексеевич

 

 «Иң яхшы инженер-механик» номинациясендә:

3 урын - Закиров Ирек Илдар  улы

2  урын - Хәсәнов Фәнил  Фәрит улы

1  урын -  Шәфигуллин Газинур Таһир улы



– «Иң яхшы  зоотехник»  номинациясендә:

3  урын -  Павлова Александра Алексеевна

2  урын -  Шәрәков Илһам Илсур  улы

1  урын –  Сбоева Мария Ивановна
 

 «Иң яхшы   ветеринария  табибы»   номинациясендә:

3  урын - Колеватова Мария Станиславовна,

2  урын - Жарова Алина Игоревна

1  урын - Вахрамова Виктория Николаевна

 

«Иң яхшы  механизатор»   номинациясендә:

3  урын - Ерофеев Юрий Александрович

2  урын - Зайцев Петр Иванович

1  урын - Хәкимов Дилшат Илнур улы

 

«Иң яхшы   бухгалтер-икътисадчы»    номинациясендә:

3  урын -   Лебедева Дарья Дмитриевна

2  урын - Сираева Алина Фәнзир кызы

1  урын - Галиуллина Гөлшат Айдар  кызы

 Тантаналы  чара  ахырында  конкурста  җиңүчеләрне акчалата  призлар белән  бүләкләделәр, ә беренче  урыннарны  алган  һәр номинация  призеры Германиягә  һөнәри стажировкага  бару  мөмкинлеге  алды.    

 

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев