Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Баулыларга уңыш турында уйлар вакыт җитте

Россельхозцентрның Татарстан буенча идарәсе Баулы филиалы мәгълүматларына караганда, орлыкларны чәчү алдыннан тикшерү эше башланган.

Орлыкларның шыту сәләте тикшерелә һәм фитоанализ ярдәмендә аларның авырулар белән зарарлану дәрәҗәсен билгелиләр. Бүгенге көндә районның 34 авыл хуҗалыгы берләшмәсенең 24е генә орлык үрнәкләрен биргән. Шуларның алтысы гына фитоанализга орлык тапшырганнар. Фитоанализдан башка орлыкларның авыруын билгеләү һәм аларны дәвалау өчен препаратларны дөрес итеп сайлап алу мөмкин түгел. Ә мондый орлыкларны агуламыйча чәчү уңышның сизелерлек кимүенә китерәчәк.

Фото: http://pixabay.com

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев