Баулылар “Гаилә фермаларын үстерү” программасы буенча сайлап алу конкурсында катнаша ала.
Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы гаилә фермаларын үстерүгә грант алу өчен мөрәҗәгать итүчеләрне сайлап алу конкурсына документлар кабул итү турында игълан итте.
Грантның максималь күләме 30 миллион сум булачак. Катгый таләп – крестьян (фермерлык) хуҗалыгының 2 елдан артык эш тәҗрибәсе булу.
Грант акчаларын сөтчелек фермаларын, эре мөгезле терлек симертү фермаларын төзүгә, сарыклар үрчетүгә, савым кәҗәләре асрауга, ит һәм йомырка юнәлешендәге кошчылык (тавык, күркә, каз, үрдәк һәм бытбылдык) фермаларын, ат фермаларын һәм товар балыгы җитештерү фермаларын карауга файдаланырга мөмкин.
Гаризалар ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан түбәндәге адрес буенча кабул ителә: 420014, ТР, Казан шәһәре, Федосеевская ур., 36 йорт.
Документлар 2020 елның 8 маена кадәр кабул ителә.
Консультация өчен телефоннар: 8(843)221-76-53, 221-76-54(55).
Фото: пресс-служба Минсельхозпрода РТ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев