Баулыда кайсы хуҗалыкның сөте арткан?
23 октябрьгә булган мәгълүматка караганда, районда көнлек савым 39,6 тонна тәшкил итә.
Районда сөт җитештерү кимегән чорда ике авыл хуҗалыгында көнлек савымны арттыруга ирешкәннәр. “Миңнуллин” крестьян-фермерлык хуҗалыгында бер сыердан көнлек савым узган елның шул чоры белән чагыштырганда – 4 килограммга, “Берлек” җәмгыятендә 1,3 килограммга арткан. Бүгенге көндә урыстамаклылар көнгә – 10,3 тонна, томбарлылар 6,3 тонна сөт җитештерә.
Фото https://pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев