Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Баулы яшьләре бәйгедә катнаша ала

26-27 октябрьдә “2014-2020 елларда Татарстанның авыл яшьләре” программасын тормышка ашыру кысаларында республиканың агросәнәгать комплексы яшь хезмәткәрләре арасында “Һөнәре буенча иң яхшы” бәйгесе узачак.

Бәйгедә авыл хуҗалыгы тармагында эшләүче 18-35 яшьлек, югары яки урта һөнәри белемле яшь хезмәткәрләр катнаша ала. Инженер-механик, зоотехник, механизатор, машина белән сыер саву операторы, терлекче-бозау караучы һөнәрләре буенча кимендә бер ел хезмәт стажына ия булу да шарт. Ветеринария табибы һәм агроном һөнәре буенча – кимендә өч ел, бухгалтер-икътисадчы булып кимендә биш ел эшләү зарур.

Җиңүчеләргә дипломнар һәм акчалата премияләр тапшырылачак. Һәр номинациядә беренче урынга ирешкән призёрларга чит илгә һөнәри стажировкага бару мөмкинлеге биреләчәк. Призлы урын алмаучылар бәйгедә катнашу турында дипломга һәм кызыксындыру бүләгенә – 2000 сум акчага ия булачак, дип хәбәр итә авыл хуҗалыгы министрлыгы сайты.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев