Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

"Баулы сөте" «Татарстан Республикасының 100 легендар бренды» проектының җиңүчесе булды

Бүләкләү тантанасында «Татарстан Сәүдә-сәнәгать палатасы» берлеге рәисе Шамил Агиев, Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков, Татарстан мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов, Татарстан Дәүләт Советы депутаты, татар һәм рус телләрендәге закон текстларының тәңгәллеген билгеләү комиссиясе рәисе Римма Ратникова, «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев катнашты.

"Һичшиксез, мондый проектлар бик кирәк. Авыл халкы өчен - аларның хезмәтен лаеклы бәяләү аеруча мөһим. Моннан тыш, авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре алдында продукция җитештерү генә түгел, аны уңышлы сату бурычы да тора бит. Җиңүчеләр исемлегенә килгәндә, авыл хуҗалыгында күңел биреп эшләүчеләрнең барысы да җиңүчеләр», - диде Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков.

Исегезгә төшерәбез, “Татарстан Республикасының 100 легендар бренды” - “Комсомольская Правда-Казан” газетасы проекты – республиканың 100 еллык тарихын чагылдырган брендлар, компанияләр һәм сәүдә маркалары турындагы проект ул.

Проектның максаты - Татарстанның легендар брендлары тарихын һәм аларны үстерү. Бөтенроссия һәм дөнья брендларына әверелгән зур брендларны гына түгел, ә түбәндәге өлкәләргә караган җирле, район брендларын да үстерергә кирәк: сәнәгать, транспорт, авыл хуҗалыгы, сәүдә, азык-төлек продуктлары, югары уку йортлары, элемтә, ММЧ, сәнгать, спорт һ.б., болар буенча фикер алышуга киң аудиторияне җәлеп итәргә кирәк.

Тавыш бирү ике этапта узды - тармаклар һәм районнар буенча легендар брендлар. Авыл хуҗалыгы категориясенә түбәндәгеләр тәкъдим ителде: «Агрокөч» холдингы, «Аммоний» АҖ, «Залесный» агрофирмасы» ААҖ, «Казан май экстракциясе заводы» ААҖ, «Казаньзернопродукт» ААҖ, «Кулон Агро» ҖЧҖ, «Майский» теплица комбинаты, «Элита» ДНП АҖ, «Рацин» АҖ, «Татагрохим» ААҖ, «Татагрохимсервис» АҖ, «Татмелиорация» траст компаниясе» ААҖ, «Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты» ФДБУ, «Татарстанның элиталы орлыклары» ассоциациясе.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белешмәләренә караганда, 1 этап йомгаклары буенча җиңүчеләр: «Зеленодольск сөт эшкәртү комбинаты» АҖ (Васькино счастье, Очень важная корова), «3нче Казан икмәк заводы» АҖ, «Майский» теплица комбинаты, «Нурлат шикәр заводы» ЯАҖ, «Татагрохим» ААҖ һәм «Татспиртпром» АҖ.

2 этап нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр: Актаныш районының «Актай» ат үрчетү агрофирмасы, Алексеевск районының «Нур Баян ис.» фермер хуҗалыгы, Әлмәт районының «Хузангай» АХҖК, Арча районының «Свияга» АХП,  Баулы районының «Садыйков» КФХсы "Баулы сөте", Чүпрәле районының «Элита» агрофирмасы ҖЧҖ, Балык Бистәсе районының «Пестречинка» кошчылык комплексы, Теләче районының «Чаллы-Бройлер» ҖЧҖ.


Фото: редакция архивыннан

Чыганак:  https://agro.tatarstan.ru/tat/index.htm/news/1810787.htm

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев