Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Баулы районында Сосновский балтырганы үсәме?

Татарстанда Сосновский балтырганы үскән бер мең гектардан артык җир мәйданнары билгеле.

Татарстанда Сосновский балтырганы иң күп үскән районнар билгеле. Бу хакта Дәүләт Советында Россельхознадзор хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Нурислам Хәбипов сөйләде.

Татарстанда Сосновский балтырганы үскән бер мең гектардан артык җир мәйданнары ачыкланганын әйтте. Иң зур мәйданнар Питрәч, Биектау, Балтач, Арча һәм Түбән Кама районнарында, Казанда.

«Аеруча куркыныч чүп үләннәренә, шул исәптән Сосновский батырганына каршы көрәш буенча ведомство программасы расланды», — диде ул. Бу максатларга республика бюджетыннан акча бүлеп бирелүен әйтте. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән берлектә Россельхознадзор идарәсе эш башлаган.

Татарстанда 2012 елда Сосновский балтырганы 109 гектар җирдә булган, 2018 елда 536 гектарга җиткән.

Фото:  http://pixabay.com

Чыганак:  https://tatar-inform.tatar/news/agriculture/21-02-2020/tatarstanda-sosnovskiy-baltyrgany-i-k-p-sk-n-rayonnar-ataldy-5724211

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев