Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • Баулы районында чәчү ахырына якынлаша

    21 майга булган мәгълүматка караганда, сабан культуралары чәчү планы 96 процентка үтәлгән.

    Орлыкка кукуруз чәчү төгәлләнгән. Карабодай һәм судан үләне чәчү ахырына якынлаша. Шулай да кырларда эш дәвам итәчәк: хуҗалыклар чәчүлекләрне, чиста пар җирләрен тырмалауны дәвам итәләр, үсемлекләрне авырулардан һәм корткычлардан саклау чаралары башланачак.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: