Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Баулы хуҗалыкларында техника сакланышын тикшергәннәр

Районда район агросәнәгать комплексы оешмалары арасында техниканы кышка сакларга кую һәм авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлауга әзерләү конкурсы узган.

Республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов җитәкләгән комиссиягә министрлык белгечләре, район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы һәм белгечләре, Гостехнадзор белгечләре кертелгән. Тикшерү барышында ашлык, терлек азыгы урып-җыю комбайннары, азык әзерләү техникасы, чәчү һәм туфрак эшкәртү агрегатлары торышына, алынган детальләр сакланышына, ремонтны әзерләүгә бәя бирелгән. Шулай ук хезмәтне саклау һәм аңа түләү шартлары да бәяләнгән.

Комиссия “Берлек”, “Миңнуллин”, “Исламгалиевлар”, “Кызылъяр”, “Берёзовские зори” хуҗалыкларында эшләрнең яхшы оештырылуын билгеләп узган.

Фото http://agro.tatarstan.ru/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев