Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Баулы аграрийлары уҗымнарны тикшерә

Яңа елның беренче көненнән үк районның авыл хуҗалыгы берләшмәләрендә кышын уҗым культуралары торышын тикшерү башланды.

“Россельхозцентр”ның Татарстан филиалы район бүлеге начальнигы Әнвәр Фәттахов мәгълүматына караганда, әлеге эшкә иң беренче булып “Берлек” җәмгыяте агрономнары керешкән. Уҗым культуралары монолитлары алынып, лаборатория шартларында махсус препаратлар ярдәмендә үсемлекләрнең яшәүгә сәләтлелеге тикшерелгән. Тикшеренүнең беренче нәтиҗәләре күрсәткәнчә, үсемлекләрнең яшәүгә сәләтлелеге югары, аларның тармакланган җирендә туфрак температурасы яхшы.

Кышын уҗым культуралары торышын тикшерү аграрийларга үсемлекләрне яз көне карау чараларын алдан планлаштырырга, кирәк булса, яңадан чәчү өчен сабан культуралары орлыкларын әзерләргә мөмкинлек бирә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев