Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Авылда яшәүчеләрне яңа салым көтә

Авыл халкына яңалык – Россия Дәүләт Думасына, авыл җирлегендә яшәп, шәхси хуҗалыкларында мал-туар асраучы, кош-корт үрчетеп, яшелчә, җиләк-җимеш үстерүчеләрне эшмәкәрләргә тиңләү турында яңа закон проекты кертелгән.

Әлеге закон кабул ителгән очракта шәхси хуҗалыклар патент алырга, ягъни салым түләргә тиеш булачак.

Югыйсә “Шәхси хуҗалыклар турында”гы РФ Законында акка кара белән “шәхси хуҗалыкларда җитештерелгән продукциянең үзеннән арткан өлешен сату эшмәкәрлеккә керми”, – дип язылуын проект авторлары яхшы беләләр булыр. Беләләр, әмма дәүләт казнасына өстәмә акча чыганагы табуның башка юлы калмаган булса кирәк. Табигый байлыклардан файдалануны шәхси кулларга биреп, тиешле керемнең бик аз өлеше генә казнада калуы, яки көн саен миллионнарча сум акчаның төрле юллар белән читкә чыгарылуы, җитештерү сәнәгатендә зур табыш китерүче башка тармакларга депутатларыбызның теше үтмидер, күрәсең.

Миңа калса, авыл җирлегендә яшәүчеләргә өстәмә салым салу күбрәк табыш китерер, дип фаразлау да дөрес түгел. Ил тарихында андый ялгышлар шактый булды бит инде. 1923 елда кертелгән закон нигезендә авылда һәр сыерга 600 сум салым түләтү күпме гаиләләрне ачтан үләргә мәҗбүр итүен хәзер инде искә дә алмаска тырышабыз. Ит, йон, йомырка салымнары да авылның үзәгенә үткән. 1948 елда шәхси хуҗалыклардагы һәр алмагач, һәр җимеш куагына салым салу да ил казнасына зур керем өстәмәгәндер.

Салым түләүне күңеле күтәрмәгән авыл халкының күз яшьләре аша никадәр алмагач, чия, башка төр җимеш агачларын чабып атуын исәпкә алганда, мондый гамәлнең файдасыннан зыяны күбрәк булачагы да көн кебек ачык.

Закон проектын тәкъдим итүчеләрне тыңласаң, мондый адым һич кенә дә авыл кешесе өчен зыянга түгел икән. Киресенчә, шәхси хуҗалыгында күпләп терлек асраучы, кош-корт тотучы, яшелчә, җиләк-җимеш үстерүчеләр, махсус патент алып, үзләреннән арткан продукцияне тыныч күңел белән башкаларга сата алачак, имеш.

Тик менә шайтан – башка, җен – башка дигәндәй, шәхси хуҗалыкларның да төрлесе бар. Бүген ил күләмендә җитештерелүче бәрәңге, яшелчә, җиләк-җимеш һәм башка кайбер продукциянең яртысыннан артыгы шәхси хуҗалыклар өлешенә туры килә. Сер түгел, шәхси хуҗалыклар, файдасы булмаса, бу кадәр тырышмаслар да иде.

“Росстат” мәгълүматларыннан күренгәнчә, шәхси хуҗалыгында дистәләгән савым сыеры булган, күпләп ит, сөт, яшелчә, җиләк-җимеш җитештерә алганнар шәхси хуҗалыкларның нибары 3-5 процентын гына тәшкил итә. Авылның барлык шәхси хуҗалыкларын бер чыбыктан сөреп, патент алырга мәҗбүр итү дәүләтнең чираттагы ялгышы булачак. Ни өчен дигәндә, шәхси хуҗалыкларның 90 проценттан артыгы – эре шәхси хуҗалыклар янәшәсендә көч-хәл белән очын-очка ялгап баручылар. Андыйлар балаларын укырга кертергә, йортына җиһаз алырга яки башка максатларда бердәнбер үгезен сатарга мәҗбүр.

2016 елда узган авыл хуҗалыгы исәбе алу нәтиҗәләреннән күренгәнчә, соңгы ун ел эчендә генә дә авылда крестьян-фермер хуҗалыклары саны 46 процентка кимегән. Бүгенге авылны башлыча шәхси хуҗалыклар тотып тора.  Аларга дәүләт ярдәме дә – авыл хуҗалыгында продукция җитештерүчеләр арасында иң азы. Инде килеп, шәхси хуҗалыкларны салым белән дә буа башласалар, мондый хәлнең азагы нык аяныч булачагын онытмыйсы иде.
Камил СӘГЪДӘТШИН

http://vatantat.ru/index.php?pg=1924

Фото http://www.luga.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев