Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Авыл хуҗалыгында хезмәтне саклау буенча кагыйдәләр үзгәрде

Яңа кагыйдәләрдә мал сауган вакытта хезмәткәрнең кайсы яктан торырга тиешлеге дә аерым тасвирлап язылган.

Быел ел башыннан авыл хуҗалыгында хезмәтне саклау буенча яңа кагыйдәләр үз көченә керде. Алар 2016 елдан бирле гамәлдә булган кагыйдәләрне алыштырдылар. Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Кагыйдәләр үсемлекчелек продукциясен үстерү, җыю һәм аннан соңгы эшкәртү, авыл хуҗалыгы хайваннарын һәм кошларын карау һәм тоту, сугару эшләре һәм җитештерүдә юынты суларын чистарту һәм авыл хуҗалыгы продукциясен беренчел эшкәртү буенча җитештерү процессларын оештыру һәм үткәрү таләпләрен билгели.

Исемлектә авыл хуҗалыгы эшләрен башкарганда персоналның хезмәт иминлегенә, җитештерү биналарына һәм эш урыннарына, АПКда технологик процессларга карата таләпләр, шулай ук чимал, материаллар, әзер продуктлар һәм калдыклар ташуга карата таләпләр бар.

Таләпләр җентекләп тасвирланган һәм теге яки бу вазгыятьтә ничек эш итәргә кирәклеге турында төгәл инструкцияләр бар. Әйтик, теплицаларда һәм парникларда барлык төр эшләрне башкарганда, өйдә кияргә яраклы йомшак табанлы аяк киемендә йөрү тыела. Яки, мәсәлән, мал сауган вакытта хезмәткәрнең кайсы яктан торырга тиешлеге күсәтелгән.

Яңа кагыйдәләрдә, алдагысы белән чагыштырганда, авыл хуҗалыгы өлкәсе хезмәткәрләренең тиешле хезмәт куркынычсызлыгы дәрәҗәсенә ирешү механизмнары яңадан карала. Моннан тыш, алар юнәлешле алым кертүне күздә тота, шулай ук «регуляторлы гильотина» принцибын исәпкә ала.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белешмәләренә караганда, Кагыйдәләр 1800дән артык авыл хуҗалыгы оешмасына һәм Татарстанның авыл хуҗалыгында эшләүче 60,5 меңләп кешегә кагыла.

Фото: pixabay.com

Чыганак:  https://tatar-inform.tatar/news/agriculture/14-01-2021/avyl-hu-alygynda-hezm-tne-saklau-buencha-kagyyd-l-r-zg-rde-5798637

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев