Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

2020 елда Татарстанда аграрийлар үтенече буенча кошчылык фермаларына һәм ат фермаларына капиталь ремонт ясау программалары кабул ителде

Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров агросәнәгать комплексы объектларын капиталь ремонтлау һәм төзү программалары буенча районнар белән узган киңәшмәдә хәбәр итте.

Чарада Татарстан Республикасы ГИСУ директорының беренче урынбасары Рафар Шакиров, «Татагропромстрой» АҖ генераль директоры Ирек Закиров, министр урынбасарлары һәм башка җаваплы затлар катнашты.

«Татарстан Республикасы Төзелеш Министрлыгы, Татарстан Республикасы «Главинвестстрой» ДКУ белән берлектә 2014 елдан башлап сыер абзарларын, ындыр табагы хуҗалыкларын, машина-трактор паркларын, яшелчә-бәрәңгесаклагычларны капиталь ремонтлау эшләре бара, 140тан 390 башка кадәр сыер абзарларын, сарык фермаларын, силос-сенаж траншеяларын төзү программаларын гамәлгә ашырабыз, моңа чыгымнарның 30%ы республика бюджетыннан кайтарыла. Быел, районнар, авыл хуҗалыгы предприятиеләре үтенече буенча, кошчылык фермаларына һәм ат фермаларына капиталь ремонт ясау программалары кабул ителде һәм эшли башлады», - дип белдерде Марат Җәббаров.

6 ел эчендә әлеге программаларны гамәлгә ашыру барышында авыл хуҗалыгы предприятиеләре тарафыннан кертелгән инвестицияләр күләме 11,48 млрд. сум тәшкил итте, Татарстан Республикасы бюджетыннан 3,28 млрд.сум күләмендә дәүләт ярдәме күрсәтелгән.

Ындыр табакларының 257 объектында, 1 593 сыер абзарында, 265 машина-трактор паркында, 128 яшелчә-бәрәңгесаклагычларда капиталь ремонт ясалган, 140тан 390 башка исәпләнгән 14 сыер абзары, бер сарык фермасы һәм 751 силос-сенаж траншеясы төзелгән. Шундый ук программалар 2020 елга да кабул ителгән.

Алга таба Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Марсель Мәхмүтов хәзерге вакытта 2021 елга капиталь ремонт объектларын килештерү эшләре башкарылуы турында сөйләде, финанслау күләме районнар тәкъдим иткән документларга бәйле булачагы турында әйтте.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты боерыклары белән агымдагы елда капиталь ремонтланырга һәм төзелергә тиешле объектлар исемлеге расланды. Агымдагы ел программаларын финанслау күләме 1,794 млрд. сум тәшкил итә, чыгымнарның 30%ы өчен Татарстан Республикасы бюджетыннан 538,2 млн. сум акча каралган. 387 объектка капиталь ремонт ясау планлаштырыла, шулардан - 127 ындыр табагы, 158 сыер абзары, 67 машина-трактор паркы,12 кошчылык фермасы, 11 ат фермасы, 12 яшелчә-бәрәңгесаклагыч, 6 сыер абзары, 140тан 390 башка кадәр исәпләнгән 1 сарык фермасы, 90 силос-сенаж траншеясы төзү планлаштырыла. Алар буенча барлык аукцион процедуралары үткәрелде инде, подряд килешүләрен төзү буенча эш алып барыла. Тулырак мәгълүмат Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы сайтында урнаштырылган.


Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев