Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

2018 елда пай җирләре өчен түләү суммасы билгеле

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкиле сүзләренчә, быел бер гектар пай җире өчен түләү 750 сумнан ким булмаска тиеш.

Пай җирләре өчен аренда түләвенең суммасы билгеле. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының җир һәм милек мөнәсәбәтләре бүлеге башлыгы Александр Дружин әйтте.

“Быел пай җиренең бер гектары өчен түләү 750 сумнан да ким булмаска тиеш. Без бу хакта район башлыклары һәм авыл хуҗалыгы идарәсе башлыкларына хәбәр иттек. Әлеге сумма август аенда Президент катнашындагы видеоконференция вакытында билгеләнде”, - диде Дружин.

2017 елда пай җире өчен аренда түләвенең минималь суммасы 710 сум иде.

    “Минем уйлавымча, ноябрь башыннан пай җиреннән файдаланган өчен аренда түләве түли башларлар. Без ноябрь урталарына хисап көтәбез”, - диде ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының җир һәм милек мөнәсәбәтләре бүлеге башлыгы Александр Дружин.

Бүлек башлыгы сүзләренчә, 2018 ел өчен түләүләр әлегә башланмаган.

Чулпан Шакирова

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/10/31/174381/

Фото https://tatar-inform.tatar/news/2018/10/31/174381/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев