Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Һава торышы

Татарстанда һава торышы

Эш көннәрендә, ягъни атна ахырына кадәр диярлек Татарстанда көндезге сәгатьләрдә 30-31 градуска кадәр югары һава температуралары саклана. Һава торышы тотрыксыз булачак: яңгырлар һәм яшен коры көннәр белән чиратлашачак. Татарстанның Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте шул турыда хәбәр итте.

Иртәгә, 26 июльдә, яшенле яңгырлар көтелә, шторм кисәтүе игълан ителде. Төнге сәгатьләрдә термометр баганалары +14..+19 градуска кадәр, көндез +25..+30 градуска кадәр күтәреләчәк.

Кыска вакытлы явым-төшем һәм яшенле яңгырлар икенче көнгә дә фаразлана. Әмма киләсе ике тәүлектә, 28 һәм 29 июльдә явым-төшем көтелми. Һава температурасы элеккечә кала: төнлә +14..+20 һәм көндез +25..+31 градус.

Фото: татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев