Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Һава торышы

Интертаттан 12 октябрьгә һава торышы һәм ай календаре

12 октябрьдә Татарстанда алмашынучан болытлы һава көтелә.

Явым-төшемнәрсез. Җил төньяк-көнбатыштан, уртача тизлектә. Урыны белән 15-17 метр тизлектәге көчле җил исәчәк.. Төнлә һава температурасы  +3..-2˚, көндез +4..+9˚ градус. 

12 октябрь.

Үсеш алучы ай. Ай укчы йолдызлыгында.

Яшелчә бакчасы
Бакча җиләген чыршы ботаклары белән каплап куярга кирәк. Яшел культуралар утыртылган савытлардагы туфракны йомшартырга була. 

Чәчәк түтәле

Декоратив агач һәм куакларның корыган ботакларын кисәргә була. Начар кышлаучы декоратив үсемлекләрнең өсләрен чыршы ботаклары белән каплап кую. Ылыслы агачларның ботакларын көлтәләп бәйләп куярга һәм крафт кәгазь белән урап куярга мөмкин. Бүлмә гөлләренең туфрагын йомшарту. 
Җиләк-җимеш бакчасы

Агач һәм куакларның корыган ботакларын кисү. Ылыслы агачларның ботакларын көлтәләп бәйләп куярга һәм крафт кәгазь белән урап куярга мөмкин. Кимерүчеләргә агулы капкын куярга кирәк.
Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/hawa_toryshy/intertattan-12-oktyabrg-ava-toryshy-m-ay-kalendare-/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев