Уңайлы торт рецепты
Аш-су

Уңайлы торт рецепты

Авызда эреп китә торган торт рецепты

Камыр өчен:

200 гр йомшартылган маргарин  

2 йомырка

2 аш кашыгы каймак (нинди майлылыкта булса да ярый)

350 гр он

150 гр шикәр комы

1чәй кашыгы камыр көпшәкләндергеч (разрыхлитель)

 

Эчлек өчен: алма повидлосы (аның күләме сезнең юмартлыктан тора). Пычак очына элеп кенә корица (булмаса да ярый).

 

Эш барышы:

Йомыркага шикәр комын салып болгатып алабыз. Шуңа каймак белән маргаринны салып бутыйбыз. Разрыхлитель белән он өстәп, йомшак кына камыр басабыз. Газ мичен кабызып куябыз (мин 170 градуска куям). Камырны 4 тигез өлешкә бүлеп, җәймәләр җәеп, 10-12 минут пешереп алабыз. Пешеп чыккан җәймәләрнең кырыйларын тигезләп кисәбез (аларны уклау ярдәмендә ваклап, тортның кырыйларына, өстенэ сибәр өчен кулланачакбыз). Җәймәләрнең арасына повидлоны җәеп, валчыгын гына сибшсе кала.

 

Фото:  pixabay.com

Чыганак


Нет комментариев