Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Аш-су

Тәмле соус рецепты

Баулы хуҗабикәләренә тәмле соус рецептын тәкъдим итәбез

Бу соусны ел әйләнәсе суытуычта яки салкын караңгы урында сакларга мөмкин. Тәме дә үзгәрми, бозылмый да.

Кирәк:

4 кг помидор, 05 кг суган, 1 кг алма, 400 грамм шикәр комы, 300 мл уксус, 4 аш кашыгы тоз, 2 чәй кашыгы кара борыч, дәфнә яфрагы, 6-8 данә канәфер орлыгы алабыз.

Помидор, суган, алманы турап, зур кәстрүлгә салабыз һәм 2-3 сәгатькә бүлмәдә калдырып торабыз. Бу вакытта үзләренең суты да бүленеп чыга. Аннары бу катнашманы бер сәгать кайнатабыз. Бераз суынгач, вак тишекле сөзгеч аша үткәрәбез һәм яңадан шул ук кәстрүлгә салып, 40 минут тирәсе талгын утта кайнатабыз. Бу вакытта берничә тапкыр богатып алырга кирәк. Билгеләнгән вакыт узгач, шул кайнатмага 0,5 литр томат пастасы салабыз һәм янә ярты сәгат тирәсе талгын утта тотабыз.

Әзер соусны стерильләштерелгән банкаларга салып, тимер капкачлар белән каплап куябыз. Бу соус икенче ашлар, аеруча ит янына һәм пицца ясаганда да кулланырга була.

Фото: pixabay.com

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев