Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Аш-су

Сырлы-колбасалы коймак рецепты

Бик җайлы һәм тиз әзерләнә.

Туңдыргычта җыелып барган сыр һәм колбаса кисәкләрен кулланып, чәй эчәргә тәмле ризык әзерләп була. Бик җайлы һәм тиз әзерләнә.

Камыр өчен: 150 мл сөт, 1 йомырка, 5 грамм көпшәкләндергеч, 1 бал кашыгы тоз, 0,5 кашыгы шикәр комы, 150 грамм каты сыр, 70 грамм колбаса, 2-3 аш кашыгы яшеллек, 100 грамм он.

Сырны белән колбасаны эре угычтан уарга. Яшеллек урынына турап катырылган петрушка салырга була. Калган ингредиентларын да бергә салып болгатырга.

Табаны майларга, массаны салырга һәм кашык белән тегезләп җәеп бетерергә, капкач белән каплап пешерергә кирәк. Аннары коймакны икенче ягын әйләндерергә дә кабат каплап куярга. Әзер коймакның ике ягын да атланмай белән майларга.

Сырлы-колбасалы белен кайнар һәм салкын килеш тә тәмле була.

Фото: pixabay.com

Чыганак: интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев