Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Аш-су

Шампиньон гөмбәсе турында

Гөмбә 5-10 минутта пешеп чыга.

Шампиньон гөмбәсе чиста, коры һәм дымлы элпәсез булырга тиеш. Алар сөтсыман ак, җиңелчә саргылт төсмерләре бар, ялтырап тормый. Эшләпәләре нык, җимерелмәгән, кара таплары булмаган гөмбәләрне генә сатып алыгыз. Савыт эчендә күгәрек була күрмәсен — карап алыгыз. Бу турыда лайфхаклар сайтында язылган.

Гөмбәләрне агымсуда юыгыз, кәгазь тастымал белән сөртегез. Әйбәт гөмбәне чистартасы юк, аның аякларының каралган өлешен генә кисеп атасы була.

Гөмбәләрне яртылаш, чирекләп турасаң, алар 2 тапкырга тизрәк пешә.

Гөмбәгә тоз һәм борыч сибеп пешерсәң җитә, башка тәмләткечләр гөмбә тәмен генә алачак. Лимон кислотасын бер чеметем салып җибәрсәң, гөмбә төсен саклар.

Гөмбәне суда пешереп була. Кәстрүлгә 1,5 литр су салыгыз, шуңа 1 кг гөмбә кирәк була. 1-2 чәй кашыгы тоз өстәгез, кирәк булса, башка тәмләткечләр, лимон кислотасы салыгыз. Су кайнап чыккач, гөмбәне салып җибәрегез.

Туралмаган гөмбә булса, су кайнап чыккач, акрын утта 10-15 минутта пешеп чыга. Туралган кисәкләр 5-7 минутта, туңдырылган гөмбә 7-10 минутта пешә.

Пароваркада гөмбәне бөтен килеш пешерү хәерле. Гөмбәгә тоз сибегез һәм 15 минутка калдырып торыгыз. Аннары гөмбәләрнең аякларын өскә таба каратып, пароварка тәлинкәсенә тезеп чыгыгыз. 5-10 минутта гөмбә әзер була.

Кыздырыр өчен, гөмбәләрне майлы табага бер кат итеп кенә салыгыз. Уртача утта болгата-болгата кыздырыгыз. Таба капкачын капламагыз, суы парга әйләнеп бетсен.

Гөмбәнең зур кисәкләре 15-18 минутта, уртача кисәкләр 10 минутта, вак кисәкләр 5 минутта пешеп чыга.

Шампиньоннарны чи килеш тә ашарга ярый. Шуңа күрә кыздырганда, пешми кала дип борчыласы юк, диелә хәбәрдә.

Фото: pixabay.com

Чыганак: интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев