"Королевская"  ватрушка" рецепты
Аш-су

"Королевская" ватрушка" рецепты

Баулы хуҗабикәләренә чәй табынына "королевская ватрушка" рецептын тәкъдим итәбез

 

180 гр атланмай, 3 аш кашыгы шикәр комы, ярты бал кашыгы көпшәкләндергеч (разрыхлитель), шул кадәр үк чәй содасы, 2 стакан он белән бергә уабыз.

Эчлек өчен:

400-450 гр эремчек, 1 ст шикәр комы, 4 күкәй, 8 гр ванилинны бергә кушып болгатабыз.

Табага уып ясалган камырның 2/3 өлешен салып, кырыена кадәр күтәртеп тигезлибез. Шуңа әзер эчлегебезне җәябез. Калган камырны өстенә сибеп бетерәбез дә, 180 градуслы кайнар мичтә 40-45 минут (йөзе килгәнче, саргылт төскә кергәнче) пешерәбез.

Фото: pixabay.com


Нет комментариев