Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Аш-су

Кәбестә һәм тавыктан салат рецепты

Баулы хуҗабикәләренә җиңелчә салат рецептын тәкъдим итәбез

Моның өчен кирәк:

Кәбестә – 300 г.

Тавык түше – 250 г.

Сыр – 100 г.

Кыяр – 150 г.

Йомырка – 2 данә.

Сарымсак – 2 тырнак.

Майонез, үсемлек мае – 30ар г.

Үләннәр, борыч, тоз – тәменчә.

Әзерләү:

Тавык түшен юыгыз, вак кисәкләргә турагыз, тоз һәм борыч сибегез. Йомыркаларны бөтен килеш суда пешерегез.

Кызган майлы табага сарымсакны изеп салыгыз һәм тавык итен өстәгез. Әзер булганчыга кадәр кыздырыгыз.

Яшелчәләрне озынча итеп турагыз, йомырканы эре угычтан үткәрегез.

Барлык ингридиетларны тирән салат савытына салыгыз, тәмләткечләр һәм вак итеп туралган үләннәр сибеп барысын бергә болгатыгыз.

Фото: pixabay.com/

Чыганак:  http://shahrikazan.ru/news/kish-tabyish/kbest-m-tavyktan-salat-retsepty

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев