Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Аш-су

Кабактан цукат

Моның өчен 1 кг чистартып туралган кабак, 2 әфлисун, 300 гр шикәр комы кирәк булачак.

Тураган кабакны кәстрүлгә салып, шикәр комы белән болгатырга. Үз суы чыгып, шикәре эреп беткәч, әфлисунны турарга һәм газга кайнатырга куярга. 10 минут тирәсе кайнаткач сүндереп, 6-7 сәгатькә калдырырга. Аннан соң дуршлагка бушатып, 2 сәгать тирәсенә калдырырга. Суы саркылган кабакларны электр киптергечендә киптерергә. Киптергечтә 70 градуста 12 сәгать тотарга. Әфлисунны шулай ук киптерергә. Кипкән цукатларга ябышмасын өчен, әзрәк шикәр пудрасын сибеп болгатып куярга.

Кабакны пешергәндә чыккан сокны 1 литрга 0,5 чәй кашыгы лимон кислотасы салып кайнатып да банкаларга тутырам. Бик тәмле һәм файдалы сок-компот була ул.

Фото: pixabay.com

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев