Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Аш-су

Кабактан - әфлисүн джемы

Баулы хуҗабикәләренә кабактан әфлисүн джемы рецептын тәкъдим итәбез

Кирәк:

* кабак – 1 кг;

* шикәр комы  – 1 кг;

* әфлисүн – 1 данә;

* лимон – 1 данә.

* канәфер – 7 данә;

* хуш исле борыч – 7 данә.

 

 Эш барышы:

1. Кабакны эре кисәкләргә турыйбыз.

2. Шикәр комы сибәбез дә, берничә сәгатькә калдырабыз.

3. Хасил булган суның күплегенә гаҗәпләнерсез! Суны джем пешәчәк табакка агызабыз.

4. Табакны утка куеп кайнатып чыгарабыз һәм шуңа кабакны салабыз. Салмак утта кайнатабыз.

5. Бу вакытны әфлисүнне әрчеп турыйбыз.

6. Әрчелмәгән лимонны кәбестә пычагы белән телгәлибез.

7. Әфлисүн белән лимонны кабак пешә торган табакка өстибез.

8. Хуш исле борыч һәм канәферне салабыз.

9. 2 сәгать салмак утта пешерәбез.

10. Блендер белән кастрюляда пюре хәленә китерәбез. Гарәбә төсендәге масса килеп чыга.

11. Әзер джемны банкаларга агызабыз һәм капкач белән каплыйбыз.

12. Цитруслы джем килеп чыкты. Эчендә кабак бар дип әйтмәссең дә!


Фото: pixabay.com

Чыганак: http://syuyumbike.ru/news/desert/kabaktan-flisn-dzhemy

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев