Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Аш-су

Кабак белән тары ярмасы боткасыннан кыстыбый рецепты

Бер җәймәнең яртысына кабак эчлеге, ә икенче яртысына тары эчлеге салырга мөмкин.

«Челнинские известия» газетасы Рәйхана Галимҗановадан кабак белән тары ярмасы боткасыннан кыстыбый рецептын тәкъдим итә.

Камыр өчен: 500 грамм он, 500 грамм каймак, 100 атланмай (150 грамм кыстыбыйларны майлау өчен), 1 бал калагы шикәр комы, 1 бал калагы тоз.

Беренче эчлек өчен: 500 грамм кабак, 1,5-2 стакан су, 3 аш кашыгы дөге, 50 грамм атланмай, тәменчә тоз, шикәр комы.

Икенче эчлек өчен: 1 стакан тары ярмасы, 50 грамм атланмай, 2 стакан су, 1 стакан сөт, тәменчә тоз, шикәр комы.

Ингредиентларны бергә салып камыр басарга, пакетка салып 30 минутка суыткычка куярга.

1. Тары ярмасына кайнар су салып биш минут тотарга, бу ярманың әчесен бетерү өчен кирәк. Аннары суын түгәргә, ярманы юарга.

Ярмага ике стакан су салып, болгата-болгата 10-15 минут пешерергә, аннары тоз, шикәр комы сөт салып әзер булганчы пешерергә. Ботка пешеп чыккач май салып болгатырга. Беренче эчлек әзер.

2. Кабакны шакмаклап турарга, күмелгәнче су салырга, бүрттерелгән дөге салырга, тоз, шикәр комы салып пюре ясарга һәм май салырга.

Камырдан җәймәләр ясарга, табада ике ягын да кыздырырга. Аннары эчлек ягарга һәм майлап табынга бирергә.

Фото: pixabay.com

Чыганак: интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев