Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Аш-су

Кабак ашы

Баулы хуҗабикәлренә кабактан аш пешерү ысулын тәкъдим итәбез.

Кабак бик файдалы. Анда калий, магний, натрий, кальций, тимер, күкерт, бакыр, марганец, фтор бар. В, Е, РР, А, Е һәм С витаминнарына да бай ул. Кабакны азканлылык, ашказаны-эчәк, йөрәк-кан тамырлары чирләре белән авырганда көн саен ашарга кирәк. Әмма шикәр чире, ашказаны җәрәхәте, әчелексез гастрит белән чирләүчеләргә кабак килешми. Кабактан ботка пешерәләр, бөккәннен ясыйлар, согын эчәләр, төшен ашыйлар. Кабак төше эчәклектәге суалчаннарны бик яхшы куа. Әле кабактан бик тәмле аш та пешерәләр

Кирәк

500 г чамасы чистартылган кабак;

1 баш суган;

50 г атланмай;

2 аш кашыгы үсемлек мае;

100 г каты сыр;

200 мл майлы сөт өсте (сливки);

1-2 данә лавр яфрагы;

Имбир тамыры, тоз, аштәмләткеч үләннәр.

 

Эш барышы:

Суганның кабыгын әрчеп, ваклап турыйбыз.

Имбирны чистартып, вак угычтан уабыз.

Тирән эчле кәстрүлгә үсемлек мае салып, суганны кыздырабыз. Шуңа шакмаклап тураган кабак, имбир, тоз, лавр яфрагы өстәп, кабак күмелер-күмелмәс булганчы кайнаган су агызабыз. Капкач белән томалап, ярты сәгатьләп пешерәбез.

Кабак пешкәч, суын түгеп, блендер белән издерәбез.

Шунда ук сөт өстен дә кушып, янә бик әйбәтләп күпертәбез.

Әзер ашны тәлинкәләргә бүлеп, өстенә уылган сыр сибәбез, яшел үләннәр белән бизәп, табынга чыгарабыз.

Теләгән кеше ашка кабак төше дә, киптерелгән ипи шакмаклары да салып ашый ала.

Фото: pixabay.com

Чыганак:  http://syuyumbike.ru/news/pervoe/kabak-ashy

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев