Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Аш-су

Ит фаршын ничек тәмләтергә?

Һәр хуҗабикәнең котлет, тефтели, фрикаделька пешерүдә үз сере бүла. Мәсәлән, кемдер ит фаршына чи бәрәңге, сөт яисә күмәч куша. Шул уңайдан без дә сезгә фаршны тәмләтә торган берничә кулинар киңәш бирәбез.

• Һәртөрле ит фаршына вакланган сельдерей тамыры кушып болгатырга мөмкин.

• Майлы ит фаршына алма кушыгыз.

• Балык фаршына шикәр комы, ә коры итле балык фаршына су кушып болгатылган лимон согы өстәргә кирәк.

•Тавык фаршына эстрагон яисә петрушка, төелгән борыч, паприка кушу кулай.

• Бәрән ите фаршына бөтнек кушу үзен аклый.

• Бозау ите фаршын тагын да тәмләтү өчен тугланган йомырка агы кушарга ярый.

• Куян ите фаршының үзенчәлекле исен бетерү өчен тавык фаршы кушарга киңәш ителә.

• Котлет ясыйсы ит фаршына, мөмкинлектән чыгып, мускат чикләвеге кушу да отышлы.

• Туралган ит ризыгын тәмләтү өчен төрле яшел-тәмләткечләр кулланудан шикләнмәгез.

 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев