Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Аш-су

Грушалы катламлы камыр

Баулы хуҗабикәләренә бик тәмле ризык тәкъдим итәбез

Кирәк:

400 г чүпрәсез катламлы камыр;

3 данә груша;

2 аш кашыгы лимон суты;

1 чәй кашыгы шикәр пудрасы;

формасы түгәрәк булган 6 данә шоколад конфетлар;

өстен майлар өчен йомырка сарысы.

 Эш барышы:

1. Грушаны икегә бүлеп, орлыклы урынын чәй кашыгы белән конфет кереп утырырлык итеп уеп алабыз.

2. Шул уемга конфет кереп батырга тиеш.

3. Бүлмә температурасында камырны эретеп, аны җәябез. Грушаны камыр өстенә куеп, сантиметр ярым өлеш калдырып (припуск), пычак белән сызып чыгабыз.

4. Грушаның буеннан-буена бик тирән булмаган сызыклар сызабыз.

5. Грушаны шул сызыкларга эләгерлек итеп лимон суты белән сөртәбез. Груша үзе төче булганга күрә, лимон әчесе аңа бик таман гына була.

6. Дымлы груша өстенә шикәр пудрасы сибәбез.

7. Әзер грушаларны хәзер инде табага урнаштырабыз. Калган камырдан яфраклар ясап, сабагына ябыштырабыз.

Йомырка сарысын чәнечке белән күпертеп, камырны майлыйбыз.

8. 200 градуска кадәр җылытылган духовкада алсу төскә кергәнче 25-35 минут пешерәбез.

Әзер грушаларны яссы төпле тәлинкәләргә алып суытканнан соң, чәй табынына чыгарабыз.

Фото: pixabay.com

Чыганак:  http://syuyumbike.ru/news/desert/grushaly-katlamly-kamyr

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев