Грекча кабак әзерләү ысулы
Быел кабак уңды. Баулы хуҗабикәләренә грекча кабак әзерләү ысулын тәкъдим итәбез
Кирәк булачак: 400 г кабак, тырнак сарымсак, 1 чәй кашыгы томат пастасы, 1 чәй кашыгы кипкән базилик, 1 аш кашыгы зәйтүн мае, 2 аш кашыгы су, тәменчә тоз һәм борыч.
Кабакның кабыгын чистартабыз да шакмаклап турыйбыз. Зәйтүн мае салып, табада 5-7 минут кыздырабыз. Тоз, борыч һәм базиликны өстибез дә бераз кызыдырып алабыз. Томат пастасын, изелгән сарымсакны кушып, бераз су өстибез. Өстенә фольга каплап, 180 градуска кадәр җылытылган пичтә 25-30 минут пешерәбез. Әзер булгач, ит яки балык кәтлите белән табынга бирәбез.
Фото: pixabay.com
Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/kish-tabyish/greklarcha-kabak
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев