Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Аш-су

Голубцы әзерләү ысулы

Голубцы (кәбестә яфрагына төреп пешерелгән итле дөге) өчен кәбестә яфрагын, гадәттә, кайнаган суда пешереп алып, суынганын көтеп торабыз.

Ә аның тиз генә әзерләү ысулы бар икән бит. Беренчедән, кәбестәнең зур, әмма юка яфраклысын сайлагыз. Аны юып, өстәге берничә яфрагын һәм күчәнен кисеп алабыз да микродулкынлы мичкә куябыз. 1,5-2 кг кәбестәне 900 Вт лы режимга якынча 12 минутка куярга кирәк. Аннан алгач, салкын су астында яфракларын җайлап кына салдырабыз.

Микродулкынлы мичне бик күп максатларда кулланырга була. Әйтик, искергән ипине бер минут җылытып алсагыз, ул мичтән яңа гына пешеп чыккан кебек була. Әфлисун кабыгын да мичтә тиз генә киптереп алырга мөмкин. Әфлисун согы яхшы сыгылсын өчен, аны берничә минут мичтә тотып алыгыз. Шикәрләнгән балны да аның ярдәмендә эретеп була.

Чыганак:  http://shahrikazan.ru/news/kish-tabyish/bik-ansat-kyna-golubtsy-zerl-ysuly

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев