Чөгендердән салат рецепты
Җиңелчә генә салат рецептын тәкъдим итәбез
Бу салат бик тиз ясала һәм ир-егетләр сәламәтлеге өчен файдалы.
Кирәк булачак:
1 штук чөгендер;
1 штук әфлисун;
2 чәй кашыгы чистартылган көнбагыш;
Петрушка;
Тәменчә тоз.
Чи чөгендерне угыч аша уабыз. Әфлисунны чөгендер өстен куеп турарга тырышыгыз, суы агып әрәм булмасын. Көнбагышны бераз кыздырып алырга мөмкин. Бөтен ингредиентларны үзегез яраткан үсемлек мае белән болгатырга.
Фото: pixabay.com
Чыганак: Шэхри Казан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев