Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Аш-су

Баулы хуҗабикәләренә шәп рецепт

Бүген сезнең игътибарыгызга хәтта микроволновкада әзерләп була торган кабак икрасы рецептын тәкъдим итәбез. Кабак икрасы бик файдалы, тәме белән ташкабак икрасыннан бер дә аерылмый. Шулай ук ул түбән калорияле дә: бер порциядә нибары 120 калория.

Кирәк:

1 кг кабак (баллы сортны кулланмау яхшырак);

500 г кишер;

2 баш суган;

5 аш кашыгы үсемлек мае;

2 тырнак сарымсак;

2 аш кашыгы он;

1 чәй кашыгы тоз;

тәменчә кара борыч.

Кабакны вак шакмаклап турыйбыз, кишерны угыч аша чыгарабыз, суганны һәм сарымсакны вак итеп турыйбыз.

Табага май салып, иң элек сарымсакны кыздырып алабыз. Аннары аңа кишер белән суганны өстибез һәм әзер булганчы кыздырып алабыз.

 

Яшелчәләр кызган арада, кастрюльгә салынган кабакка тоз һәм борыч өстибез, он сибәбез һәм болгатабыз. Аннары шуның өстенә кыздырылган яшелчәләрне салып, 15 минутка микроволновкага куябыз (газ өстендә томалап пешерергә дә була). Вакыт-вакыт болгатып алырга кирәк.

Икраны шул килеш тә, блендерда ваклап та ашарга мөмкин. Шулай ук кайнар килеш тә бик тәмле.

Чыганак: www.povarenok.ru (автор tanya62)

Фото: www.povarenok.ru 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев